Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

Табигатькә сәяхәт "Серле чәчәкләр дөньясы".

    Балаларны бакча, урман, кыр чәчәкләре белән таныштырдым. Чәчәкләр нәрсә өчен кирәк? Чәчәкләрнең медицинада кулланылышы турында сөйләдем. Балалар чәчәкләргә багышланган табышмакларга җавап бирделәр, чәчәк исемнәрен санап чыктылар, ә иң күп чәчәк исемен әйтүчегә приз булды.