Фольклор бәйрәм "Кичке капка төбе"
Пешәнгер авылында гореф- гадәтләрне саклап калу максатыннан, үткәннәрне искә алып "Кичке капка төбе" фольклор бәйрәм уздырылды. Урамыбызда гармун һәм курай тавышы яңгырап торды, җыр - биюләр тынмады. Халкыбызның милли уеннары:"Йөзек салыш","Капкалы","Яулык салыш", "Серле сандык" һәм башка уеннар уйналды. Яшьләргә "чабата" биюен өйрәтү буенча мастер класс үткәрелде.