Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Кичке капка төбендә" Фольклор кичә.

      Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф - гадәтләр елы уңаеннан "Кичке капка төбендә"- исемле фольклор кичә уздырдык.Авыл халкы бик актив катнашты. Уйнап - үскән урамнардагы хәтирәләрне яңартырга дип, читкә киткән авылдашлар да кайткан иде.Такмакларны, җырларны, уеннарны искә төшереп, биюләр биеп, хәтирәләрне яңартып утырдылар. Авылдашыбыз Гөлфия апа(ул хәзер Хәсәншәех авылында гомер итә) туган авылына, әнисенә багышлап язган шигырьләрен укыды. Олылар азга гына булса да яшьлекләренә кайтып килделәр. Балалар алардан күреп биюләрдә катнаштылар. Ахырдан самавырлардан чәйләр эчеп матур итеп аралашып утырдылар.