Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Шигърият бакчасында!" Әдәби алан.

        1 август - Роберт Миңнуллинның туган көне. Аңа бүген 75 яшь тулган булыр иде. Роберт Миңнуллин - шагыйрь, журналист, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның халык шагыйре.Роберт Миңнуллинның иҗаты, китаплары белән таныштырдым. Укучылар Роберт Миңнуллинның шигырьләрен укыдылар.Шигырьләре гади, төгәл ,аңлаешлы. Аның шигырьләрендә мәхәббәт лирикасы, туган җир белән бәйле әниләр темасы да зур урын алып тора.