Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

Информация сәгате. "Арча ягы бигърәк матур!"

      Арча шәһәре тарихы, шәһәрдәге музейлар, тарихи - мәдани һәйкәлләре, уку йортлары, мәчетләре, Арча ягы күренекле кешеләре белән таныштык. Арчаның үзенең гербы, гимны, флагы бар. Арча районы авылларыннан чыккан Советлар Союзы һәм Социалистик Хезмәт Геройлары белән чиксез горурланабыз. Арча ягы күренекле шәхесләргә бик бай. Атаклы галим - мәгърифәтче Габделнасыйр Курсави, Шиһабетдин Мәрҗәни, Шәмсетдин Күлтәси Арча ягыннан. Атаклы шагыйрь һәм язучыларга да Арча төбәге бик бай. 2008 елда Арча районы шәһәр статусын алды.