Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

Хәтер сәгате "Бөек Җиңү көннәре - безнең хәтердә!"

         1941 елның 22 нче июне. Россия тарихында онытылмаслык авыр көн. Нәкъ шул көнне Бөек Ватан сугышы башланды. Ул елларның шаһиты булганнар әле дә кайгы белән сугарылган бу көнне ачык хәтерли. Бөек Ватан сугышында авылыбыздан бик күп солдат яу кырында ятып калган.

        22 нче июнь көнне, Хәтер һәм Кайгы көне уңаеннан, патриотик сәгать уздырдым.Балаларга Бөек Ватан сугышының иң канкойгыч, иң күп кешеләр үлеменә китергән сугыш булуы турында сөйләгәннән соң, бер минут тынлык белән азатлыгыбыз өчен башларын салган каһарманнарны искә алдык, чәчәкләр салдык. Мирҗәм авылында туган Советлар Союзы Герое Нәкыйп Сафинның тормыш юлы һәм батырлыклары турында сөйләдем Китапханәгә балалар өчен кайткан, сугыш турындагы китаплар белән таныштырдым.

     Бөек Ватан сугышы илебез тарихында зур урын били, халыкның ачы язмышында тирән чагылыш таба. Шуңа күрә дә, бу сугышны, анда һәлак булган каһарманнарны, Бөек Җиңүне онытырга хакыбыз юк.