Сәламәтлек дәресе. "Үзеңне наркотикларга бәйләмә."
Укучыларны наркотик һәм наркомания төшенчәләре белән таныштырдым, наркоманнарны ничек итеп танырга, наркотиклар куллана башлауга кешене нәрсә этәргәне турында сөйләштек.
Шундый нәтиҗә ясадык: кеше үз сәламәтлеге турында үзе кайгыртырга тиеш, шуңа да наркотикларны татып карау тәкъдиме ясалуга бердәнбер дөрес җавап - алардан кискен төстә баш тарту!