Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

Фольклор бәйрәме "Сабантуйга бирнә җыю".

              Сабантуена берничә көн кала, элек- электән килгән - матур йола - бүләк җыю йоласы башкарыла. Бизәлгән атлар җигеп, гармунда уйнап, милли киемнәрдән, җырлап - биеп, күтәренке рухта узды бәйрәм. Балаларны конфет чәчеп сөендерделәр, соклар белән сыйладылар. Капка төбендә табын әзерләп торган хуҗалар да бар иде. Авылдашлар белән бергә җырлап, биеп күңелле үтте бәйрәм.