Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Күңелле балачак!" Балалар сабантуе.

          1 июнь -Халыкара балаларны яклау көне, шул уңайдан 2 нче июнь көнендә балалар өчен балалар сабантуе уздырдык. Балалар белән татар халык һәм спорт уеннары уйнатылды. Авызына кашык кабып йомырка салып йөгерү, кул көрәштерү,чүлмәк вату, әйбер кисү, капчык киеп йөгерү, су ташу кашык белән,кыршау киеп чабу һәм башка уеннар уйнадылар. Уеннарда актив катнашып, балалар бүләкләр белән таралыштылар. Сабантуй бик матур һәм күңелле булды.