Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Урман- зур байлык!" Экологик әңгәмә.

             6 нчы август көнне укучылар өчен "Урман- зур байлык!"- исемле экологик әңгәмә үткәрелде.Табигатьне саклау- һәркемнең изге бурычы."Җирдәге бөтен матурлык- кояштан, ә яхшылык- кешедән... Без- табигать хуҗалары һәм ул безнең өчен бөек тормыш хәзинәсе"- дип яза Михаил Пришвин.

                 Адәм баласына эшләргә көч- куәт биргән, аңа үзенең байлыгын бүләк иткән, гомер буена хезмәт кылган сихри урманнан башка тормышыбызны күз алдына китерүе кыен.Урман- җир кешесенең иң зур яшел байлыгы.Гүзәл дә соң инде урман!Аның эченә кереп, бер хозурлануың ни тора! Әңгәмәдә "Кызыл китап"ка кергән үсемлекләр һәм хайваннар турында белдек, урманның файдасы турында сөйләштек."Урман- зур байлык!", аның табигатен саклыйк, шул чакта гына без аннан файда алырбыз дигән фикер белән таралыштык.