Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Урман һәм су - табигать күрке!" Экологик сәгать.

         24 нче май көнне табигатьтә экологик дәрес узды. Китапханәче урман турында сөйләде, урманда үз -үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәтте, су турында аңлатты, дару үләннәре белән таныштырды. Язучыларның  һәм шагыйрьләрнең урманга һәм суга багышланган әсәрләрен кычкырып укыды. Балалар урмандагы хайваннар турында китаплар карадылар.Табигать, урман, агачлар, су темасына карата викторина сорауларына, табышмакларга җаваплар бирделәр. Бергәләп татар халык уеннары уйнап ял иттек. Бик күңелле сәяхәт булды.