Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Музейларда - тарих чагылышы". Тарих сәгате.

    Музей - тәрбия учагы. Халыкның, яшь буынның рухи байлыгын саклауда музейларның әһәмияте бик зур. Безнең тормыш бүген генә башланмаган.. Аның үткәне, тарихы бар. Укучылар белән мәктәптә урнашкан, туган як музеенда булдык. Музейда материаллар тематикасы буенча төркемләп экспозицияләргә тупланган. Туган авыл тарихы, мәктәп тарихы, колхоз тарихы, Бөек Ватан сугышы чоры, хезмәт һәм сугыш кораллары. Укучыларыбыз халкыбыз тарихы, рухи казанышлары, милли үзенчәлекләре, йолалары, тормыш көнкүрешенә кагылышлы экспонатлар белән таныштылар.