Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Сулыкларның чисталыгы үзебездән тора."

 Әйләнә- тирә мохитне саклауда төп бурыч- сулыкларның чисталыгын тәэмин итү.1 нче август көнне, мәдәният хезмәткәрләре һәм укытучылар су коена торган җирләрне чистартырга бардык.Инешләрнең матурлыгы, чисталыгы үзебездән тора.Яр буйларының, сулыкларның чисталыгы үзебез өчен. Сәламәтлек чисталыктан башлана. Безнең организмның өчтән ике өлеше судан тора."Кул пычранса, су белән юарсың, су пычранса, ни белән юарсың?"- диелә халык мәкалендә.Әйе, һәр кеше сулыкларның чисталыгы турында даими кайгыртып торырга тиеш.