Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Алар даны мәңгелек!"

       9 Май. Җиңү көне. 8 нче май көнне Апаз авылында, һәйкәл янында, Җиңү бәйрәменә багышланган митинг булды.Анда тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, Әфган һәм Чечня сугышы ветераннары, Украинадагы махсус хәрби операөиядән вакытлыча ялга кайткан егетләр, авылдашлар, килгән кунаклар катнашты. Бәйрәм котлаулар, чыгышлар, укучыларның концерт программасы белән үрелеп барды.Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә венок салу һәм салу һәм алар истәлегенә бер минут тынлык белән дәвам итте. Соңыннан ветераннарыбыз чәй өстәле янына чакырылды. Нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, тынычлык һәм иминлек телибез.