Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Рәхмәт Сезгә ветераннар!"

             8 май көнне, безнең авылыбызда, обелиск янында Җиңү бәйрәменә багышланган митинг узды. Бәйрәм котлаулар, укучыларның концерт программасы белән үрелеп барды.Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган обелискка венок салу һәм алар истәлегенә бер минут тынлык белән дәвам итте.