Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Агач утырту - изге гамәл!" ЭКОВЕСНА- 2023

   Әйләнә - тирәдә күпме генә агач булмасын, яшеллек беркайчан да артык булмый.Тирә- юнебезгә яшеллек бирүче, сулар һавабызны чистартучы урманнарны саклау- барыбызның да уртак бурычы ул.

    2 нче май көнне Апаз авыл җирлеге бинасы янына агач үсентеләре утырту оештырылды. Үсентеләр бала кебек сизгер. Аны изге теләк белән, ихлас күңелдән утыртсак- һичшиксез үсеп китәчәк. Кем генә үзе утырткан агачның шаулап үскәнен күреп горурланмый икән. Матурлыкны күрү, аны аңлау һәр кеше күңелендә булырга тиеш. Үзебез утырткан агачларның үсеп утыруын күреп күңел шатлана. Һәр җирдә яшәгән кеше табигатьне яратсын, аны сакласын дигән теләктә каласы килә.