Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

Экологик сәгать "Безнең җир бер генә!"

     25 апрельдә Пешәнгер авыл китапханәсендә "Безнең җир бер генә!"- экологик сәгать узды. Чара барышында китапханәче балаларга бәйрәм тарихы, Җир көнен бәйрәм итү традицияләре, үсемлек һәм хайваннар дөньясының төрлелеге турында сөйләде, китапханә фондында булган Кызыл китап белән таныштырды. Һәр ел саен  мартның соңгы шимбәсендә бөтен планетада "Җир сәгате"экологик акциясе үткәрелә, анда теләгән һәркем катнаша ала. Шулай ук әйләнә - тирәнең пычрануы, илдә глобаль экологик прблемалар темасы турында әйтелеп үтелде. Китапханәче Җирнең бер генә булуын, аны сакларга кирәклеген искәртте.