Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Туган ягым табигате." Әдәби экологик сәяхәт.

                  15 нче июль көнне, балалар белән "Туган ягым табигате"- исемле әдәби экологик сәяхәт оештырдык.Туган ягымның табигате бик матур икәнен үз күзләребез белән күрдек, карап гозурландык.Авылыбызның саф сулы чишмәләре, яшел хәтфә болыннары белән таныштык. Чишмә суын эчеп ләззәт алдык.Китаплар укып ял итеп алдык.Җир җиләкләре ашадык.Авылыбызның үзешчән шагыйрәсе Рания Галаветдинова бик матур итеп язган авылыбыз турында:

Ямьле җәйдә өзәм җир җиләген

Әүлиядән, Җәләй тавыннан

 Үзәкләрне өзеп кошлар җыры

 Ишетелә урман ягыннан.

 Туган як һәркемгә якын.Урман, болын, сулык, күлләрне пычратма, чүп ташлама. теләсә кайда учак якма! Агачларны рөхсәтсез кисмә, сындырма, дару үләннәрен тамырлары белән йолкыма!- дигән девиз белән сәяхәтебезне тәмамладык.Сәяхәтебез бик күңелле булды.

 Их, яшисе иде озак, мәңге...

Табигатьтән башка үле без,

Кемдер, зарыгып, бер йотым су сорый-  

Чишмәләрнең кадерен белегез.

И.Юзеев.