Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Кулланучым, хокукларыңны беләсеңме?"

                     11 июль көнне Пөшәңгәр авылы күпфункцияле мәдәни үзәктә, Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм кулланучыларның хокукларын яклау җитәкчесе Абдуллина Ләйсән Ильсуровна белән очрашу булды.

                Кулланучылар хокукы- үз эченә хокукның төрле (гражданлык, административ, җинаять) тармакларын эченә алучы, гражданнарның әхлак, матди һәм башка кыйммәтләрен саклау һәм канәгатьләндерү мөнәсәбәтләрен җайга салучы комплекслы тармак. Очрашу вакытында кулланучылар үзләренең хокуклары һәм законнары турында белделәр.Ләйсән Ильсуровнага сорауларын бирделәр һәм җаваплар алдылар.Кулланучылар өчен төрле әйбер сатып алуга карата белешмәлекләр бирелде.