"Мәхәббәт һәм тугрылык- ныклы гаилә нигезе!"
8 нче июль көнне мәдәният мөдире белән, 8 июль- мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак,"Мәхәббәт һәм тугрылык- ныклы гаилә нигезе!"- дигән очрашу оештырып, Галяутдинов Фаиз һәм Әлфия апалар гаиләсен котларга бардык. Бу матур гаилә 59 ел бергә, иңне- иңгә куеп, бер- берсенә тугры булып, балалар үстереп, оныклар сөеп тормыш итәләр.
Ата- ана мәхәббәте баланы киң күңелле, ягымлы, ачык йөзле итә.Шушы мәхәббәт җылысы балада намуслылык, йомшак күңеллелек тәрбияли.Баланың төп таянычы- аның әтисе һәм әнисе! Исән чакта кадерләрен белик без аларның!Безнең әти- әниләр нинди шәфкатьле, мәрхәмәтле, ярдәмчел, гел матур,гүзәл сыйфатлар гына тәрбиялиләр алар бездә.Тәрбияне алар үзләренең шәхси хезмәтләре белән дә дәлилләп күрсәтәләр, чөнки әти- әни- бала өчен беренче укытучы. Аларны үз эшләренә, әйткән сүзләренә, бурычларына мөнәсәбәте бала өчен үрнәк.
Киләчәктә безгә тагын очрашырга язсын иде.Гел шулай якты йөзле, тәмле сүзле булып калыгыз.Балаларыгызны, оныкларыгызны сөендереп, исән- сау булып, тыныч, мул тормышта яшәгез.
Яшәсен әти- әниләр
Сәламәт һәм шат булып.
Кызларының, улларының,
Кадерлеләре булып!