Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

Сабантуе хезмәт туе- шатлык һәм бәхет туе. Хезмәт бәйрәме.

-Яланнарда сабантуйлар гөрли,

Яшь егетләр сыза гармунын,

Уйнаклатып җилләр алып китә

Еракларга гармуннар моңын...Сабантуй- татар халкының иң матур, иң дәртле бәйрәме.1 нче июль көнне халык уйнап- көлеп,җырлап- биеп күңел ачарга дип кенә килмәде, үзенең ул- кызларын осталыкта, уңганлыкта, җитезлектә, түземлектә, җорлыкта сынады.Сабантуйның программасы бик зур.Монда иң борынгы уеннардан алып иң яңаларына хәтле була.Сабантуй хезмәтнең һәр өлкәсендә иң көчлеләрне, иң булганнарны аерып бирә.Сабантуйның барлык бәйгесе дә күңелле. Күз бәйләп әйбер кисү, йомырка салынган кашык кабып йөгерүСабантуйда үзе бер кызык тамаша инде.Озын толым бәйгесе булды.Менә шушы уеннарны мин уйнаттым, уеннарда бик актив катнаштылар.Сабантуе күңелле, истә калырлык булып узып китте.