Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

Әдәби сәгать "Китап - белем ачкычы!"

       Китапханәдә "Балалар китабы атналыгы" дәвам итә. Быел балалар китабы атналыгына  80 ел тулды. Балалар китабы озак еллар буена киләчәк буынны тәрбияләү чарасы, тормышта дөрес юнәлеш сайлау өчен маяк булып тора. 26 март көнне Рабит Батуллага 85 яшь тулды."Колакчын Тафи" әкиятен укыдык. 4 февральдә Пришвинның тууына 150 ел, 3 мартта -Ушинскийга - 200 ел, 1 августта Роберт Миннуллинга 75 ел, 15 сентябрь- Абдулла Алишка 115 ел була. Шушы язучы, шагыйрьләрнең китаплары белән таныштык. Әкиятләрен, хикәяләрен, шигырьләрен укыдык. Без кайсы авторның кайсы гына китабын алып укысак та, ул безне игелеккә, шәфкатьле булырга, матурлыкны күрә белергә өйрәтә. Балалар викторина сорауларына, табышмакларга җавап таптылар.