Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

Әдәби сәгать. "Китап - яшәү өлгесе!"

            24 марттан - 30 мартка кадәр, балалар һәм яшүсмерләр атнасы. Дөньяда китаптан башка яшәү мөмкин түгел, дип уйлыйм мин. Без китаплар аша тормышны өйрәнәбез, белем алабыз. Чөнки аларда бик күп акыл хәзинәсе тупланган. Ул хәзинәне бернинди Компьютер да, телевизор да алыштыра алмый. Китап укып без белем алабыз, уйланабыз, тормыш итәргә өйрәнәбез. Китап геройларыннан үрнәк алабыз, яки кайберләренә охшамаска тырышабыз. Укучылар китапка багышлап төзелгән викторина сорауларына, табышмакларга җавап бирделәр.