Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Терроризм һәм террористлар!" Информация сәгате.

        Китапханәдә "Терроризм - җәмгыять өчен куркыныч" - исемле күргәзмә төзелде. Информация сәгате "Нәрсә ул террорчылык?- дигән сорауга җавап эзләү белән башланды. Террорчылык. Нинди куркыныч, тетрәндергеч сүз. Ул кешедә курку хисе уята, чөнки сугыш, бәла - каза, гаепсез кешеләрнең үлеме белән бәйле." Террорчылык - куркыныч, террорчылык - афәт. Аның никадәр куркыныч икәнлеген Россия территориясендә соңгы елларда булып үткән терактларның санын гына атау да җитә. Укучыларга төрле ситуацияләрдә уяу булырга, югалып калмаска кирәклекне аңлаттым.