Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Нәүрүз мөбәрәк булсын!"

          21 нче март көнне, китапханә, мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп - бакча коллективы белән бергәләп, "Нәүрүз мөбәрәк булсын"- исемле бәйрәм уздырдык.Нәүрүз - төрки һәм фарсы телле халыкларның бик борынгыдан килгән бәйрәме. Ул 21 мартта көн белән төн тигезләшкән көнгә туры килә. Бәйрәмебезнең төп кунагы - Нәүрүзбикә. Балалар төрле уеннарда катнаштылар, биеделәр, аркан тартыштылар. Аркан тартышканда Кыш бабай ягы җиңелде, биләмәләрен Нәүрүзбикәгә калдырырга булды. Бәйрәм бик күңелле узды. Нәүрүз мөбәрәк булсын!