Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Карга боткасы".

          Халкыбызның элек бик популяр булган, зурлап, күңелле итеп үткәрелгән язгы бәйрәмнәребезнең берсе -"Карга боткасын" уздырдык. Бу көнне балалар матур итеп киенеп, бизәлгән ат белән, өйдән - өйгә йөреп күчтәнәч җыйдылар.Хуҗаларга рәхмәт әйтеп, изге теләкләр теләп, халыкны бәйрәмгә чакырдылар. Шулай авылны урап үткәннән соң, Пешәнгер авылы күпфункцияле үзәгенә җыелдылар. Балалар төрле уеннар уйнадылар, биеделәр. Ботка ашап, җыелган күчтәнәчләрдән авыз итеп, коймак белән чәй эчтеләр. Каргаларга да өлеш чыкты, калган ботка каргаларга сибелде.