Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Хезмәт героен данлыйбыз!" Батырлык сәгате.

                  20 нче март көнне китапханәдә, Социалистик Хезмәт Герое , якташыбыз Дания апа Галимова турында, "Хезмәт героен данлыйбыз!"- исемле батырлык сәгате уздырдым. Дания апаның тормыш юлын, ничек итеп ул шушындый зур уңышларга ирешеп, Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булуы турында сөйләдем. Кызганычка каршы, Дания апа каты авырудан соң, 2020 елның 31 нче июлендә 88 яшендә вафат булды.