Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Саклап калыйк җирне мәңгегә!" Экологик әңгәмә.

             27 нче июнь көнне китапханәдә "Саклап калыйк җирне мәңгегә!"- исемле экологик әңгәмә үткәрелде."Табигать- тиңсез хәзинә!"- исемле китап күргәзмәсе төзеп куйдым.

               "Табигатьне саклау- изге бурычыбыз!","Табигатьне саклыйк, табигать- ул байлык!"- исемле прзентацияләр карадык.Табигать- безнең бүгенге байлыгыбыз гына түгел, киләчәгебез дә.Аның байлыгын бездән соңгы килгән буыннарга калдыру, безнең уртак бурычыбыз.Кеше табигатькә зыян китерә икән,ул үзенә дә зарар китерә.Кеше үзе дә табигать баласы бит.Шуңа күрә һәр кеше табигатьне яратырга, аны саклау өчен көрәшергә тиеш дигән фикер белән без әңгәмәбезне тәмамладык.