Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Хуш киләсең, ямьле Сабантуйлары!"

          Татар халкының милли бәйрәме- Сабантуй якынлаша.Әлеге искиткеч бәйрәм алдыннан Сабантуйга бүләкләр җыю традициясе гасырлар буе яшәп килә.Бүләкләр җыю- әйбер җыю, күңелле күренеш.Гармун тарткан, җыр сузган үсмерләр, балалар белән авылның бер очыннан икенче очына төшеп, тастымал, яулык, тукыма кисәкләре җыйдык.Гадәттәгечә, йорт хуҗасы яисә хуҗабикәсе, безне- бүләк җыючыларны капка алдында бүләге белән көтеп алды.Шулай итеп без,Сабантуйга бүләкләр җыябыз, йолаларыбызны яңартабыз.