Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Яз гөлләре" Әдәби - музыкаль кичә.

            11 нче март көнне, Пешәнгер авыл күпфункцияле үзәгендә, 8 март - Халыкара хатын - кызлар көненә багышлап ир - егетләребез "Яз гөлләре"- исемле бәйрәм кичәсе уздырды. Иң талантлы, иң тырыш егетләребез тарафыннан, хатын - кызларыбызга, әниләребезгә багышланган мәгънәле җырлар, шигырьләр, шаян, дәртле биюләр биелде, музыка коралларында матур көйләр яңгырады. Бәйрәм кичәсе бик яхшы һәм җанлы үтте, тамашачылар рәхәтләнеп ял итте.