"Милли мәдәният - саекмас чишмә!" "Соңлап балкыган талант!" Иҗади бәйге.
Милли мәдәниятләр һәм гореф - гадәтләр елы уңаеннан,"Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы"муниципаль учреждениесе , "Милли мәдәният - саекмас чишмә!" районкүләм иҗади бәйгесен Хәсәншәих, Пешәнгер, Апаз китапханәчеләре уздырдык.
Кичә якташ язучы- прозаик, әдәби тәнкыйть мәкаләләре һәм публицистик язмалар авторы, 2001 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты Гөлчәчәк Кәрим кызы Галиева әсәрләре турында барды.Иҗаты белән таныштык. Әсәрләрендәге гореф- гадәтләрне, милли йолаларны сәхнәләштердек.