Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

Республика акциясе. "Бөтендөнья кычкырып уку көне."

              Ел саен март аеның чәршәмбесе Бөтендөнья кычкырып уку көне буларак билгеләп үтелә. Быел ул 1 мартка туры килде. 2023 ел - Россиядә Укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан Роберт Миңнуллин исемендәге республика балалар китапханәсе оештырган "Образ учителя на страницах детских книг- Укытучы образы балалар китабы битләрендә"- исемле акциягә безнең китапханә дә кушылды. Роберт Миңнуллинның китаплары, укытучылар һәм остазлар елына багышланган китаплар белән таныштык. Укучылар шигырьләр һәм Ләлә Гыймадиеваның "Ике әни һәм бер математика "исемле китаптан хикәяләр кычкырып укыдылар.