Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Һәйкәлләр ни сөйли?" Информация сәгате.

22 июнь- Хәтер һәм кайгы көненә багышлап "Һәйкәлләр ни сөйли?"- дигән информация сәгате үткәрдем.Бөек Ватан сугышының иң канкойгыч, иң күп кешеләр үлеменә китергән сугыш булуы турында сөйләдем.1941 елның 22 нче июне- һәммәбезгә дә таныш дата.Бу көнне,алсу таң атканда, туган илебезгә немец илбасарлары һөҗүм иткән.Алсу таң канлы таңга әйләнгән.Авылыбыздагы барлык ир- егетләрне сугышка озатканнар.Бөек Ватан сугышына авылыбыздан 200 ләп кеше сугышка киткән.Шулардан 90 ны яу кырында ятып калган.Һәйкәлдә яу кырында ятып калган һәм сугыштан кайтып үлгән кешеләрнең исемлеге язылган.Безнең якты тормышыбыз, бәхетле киләчәгебез өчен үзләрен аямыйча көрәшкән батыр якташларыбызны беркем дә, һичкайчан да онытырга тиеш түгел.Советлар Союзы Герое якташыбыз Нәкыйп Сафа улы Сафин турында сөйләдем һәм аңа багышлап ясаган альбомын карадык.