Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Авылымның батыр уллары!" Әти - әниләре, туганнары белән очрашу.

          Ватанны саклау - ир - атларның буыннардан- буыннарга күчкән изге бурычы. Элек - электән халкыбыз туган ил алдындагы бурычларын намус белән үтәгән, ил чакырса, кулларына корал тотып, Ватан сагына баскан. Тыныч кына яшәп ятканда илебезгә зур афәт килде. Украина белән Россия арасында аңлашылмаучылык килеп чыкты. Менә хәзер дә кыю йөрәкле, көчле рухлы солдатларыбыз, ил алдындагы бурычны үтәргә дип, кулына корал алдылар. 

            Әлеге очрашуга Украина зонасында махсус хәрби операциядә катнашучыларның әти - әниләре Ильмира һәм Иңгел Сайфуллиннар һәм Рәдис Лотфуллинның бертуган апасы Гөлфия чакырылган  иде. Без аларны Пешәнгер мәктәбендә урнашкан музей белән һәм күпфункцияле үзәгендәге патриотик күргәзмә белән таныштырдык. Соңыннан чәй өстәле артында җылы аралашу булды.