Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

" Муса Җәлил һаман безнең арада". Сораулар һәм җаваплар кичәсе.

             Китапханәдә Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, татар шагыйре Муса Җәлилгә багышланган "Муса Җәлил һаман безнең арада!" - исемле сораулар һәм җаваплар кичәсе узды. Муса Җәлилнең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган презентация карадык. Укучылар Муса Җәлил тормышына һәм иҗатына  карата булган сорауларга җавап бирделәр. Муса Җәлил бөтен иҗаты, бөтен гомере белән кешеләргә ничек яшәргә, Ватанын, халкын, җирен ничек яратырга кирәклекне күрсәтте.