Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Матур, гүзәл безнең туган җиребез!" Балалар Сабантуе.

Бәйрәмне мәдәният хезмәткәрләре,китапханә һәм башлангыч мәктәп укытучылары оештырдылар.Күз бәйләп әйбер кисү, йомырка салынган кашык кабып йөгерү,капчык киеп һәм зур галош киеп йөгерү, чүлмәк вату, кул көрәше, күз бәйләп кыңгырау эзләү, балалар йөгереше,таяк һәм аркан тартышу,башка күңелле уеннар уйнатылды.Уеннар концерт номерлары белән чиратлашып алып барылды.Тамашачылар белән күмәк биюләр оештырылды.Җиңүчеләргә дә, җиңелүчеләргә дә бүләкләр булды.Бу уеннарны уйнату өчен авыл халкы ярдәм күрсәтте.Шулай ук бәйрәмдә балаларга сикереп уйнау өчен батутлар, коктейль, пылау пешерү, чәй эчү оештырылды.Балалар рәхәтләнеп күңелле ял иттеләр.