Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Интернетның уңай һәм тискәре яклары". Куркынычсызлык сәгате.

   Интернет тормышыбызга шул кадәр нык итеп килеп керде, хәтта аннан башка тормышны күз алдына китерү дә авыр. Интернет ул - информация саклау һәм башкаларга тапшыру өчен кулланыла торган компьютер челтәре. Укучылар белән интернетның уңай һәм тискәре якларын өйрәнеп,"Ничек интернет корбаны булмаска " дигән киңәшләр тупладык. Интернетта үз- үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен искә төшердек. Интернет безнең дусмы, дошманмы?- дигән җөмләгә нәтиҗә ясадык. Дөрес куллана белсәң дус, ә дөрес кулланмасаң дошман.