Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Язмышларга буйсынмас җаннар".

        Китапханәдә Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның тууына 85 ел тулуга багышлап кичә узды. Шул уңайдан китапханәдә "Җилкәннәр җилдә сынала"- исемле китап күргәзмәсе куелды, презентация күрсәтелде. Укучылар шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар. Язучының китаплары укучыларга тәкъдим ителде. Язучының әкиятләрендә төп геройлар үз максатларына гына  ирешкәндә генә зур канәгатьләнү алалар. Бу максатка ирешү җиңел түгел.Моның өчен кыюлык, тәвәккәллек, киң күңеллелек, юмартлык сыйфатларына ия булу кирәк.