Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Коррупция- юк!"

8 нче декабрь көнне укучылар белән"Коррупция- юк!"- исемле әңгәмә үткәрдем.Коррупциягә багышлап:"Коррупция"-дигән күргәзмә төзеп куйдым.9 декабрь-Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне.Иң беренче 25 нче декабрь 2008 нче елда чыккан,коррупциягә карата,Федеральный закон белән таныштык.Коррупция.Хәзерге заманда бик еш ишетелгән бу сүз нәрсәне аңлата соң?Шуны белү өчен сүзлекләргә мөрәҗәгать иттем."Сатып алу"дигән латин сүзеннән килеп чыккан икән.Мәгънәләре дә шуны аңлата:"вазифа биләгән кешенең эш урынын үз мәнфагатьләрендә файдалану","җәмгыять һәм сәяси эшлеклеләрнең вазифаи урыннарын файдалануы,сатылуы",күңелгә ятышсыз сүз бит бу.

Барыбыз да"коррупциягә-юк!"дип әйтик,бүген урында,ә иртәгә урамда булырга да мөмкинсең бит.Һәрнәрсәдән төрле юллар белән файда гына эзләмик,"бирүчеләр"дә"алучылар"да булмыйк,чын кешеләр булыйк.Борынгы заманда булган коррупциягә хәзерге заманда урын булмасын иде!Соңыннан укучыларның коррупциягә каршы фикерләрен тыңладык.