Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Мәрхәмәткә бизмән бармы?"

Республикада инвалидлар ункөнлеге бара.?7 нче декабрь көнне "Мәрхәмәткә бизмән бармы?- исемле инвалид белән очрашу уздырдым.1 нче группа инвалид кыз Исламова Ләйсән янына бардым.Чынлап та,безнең янәшәбездә көннәрен һәм төннәрен сызланулар белән үткәрүче күпме инвалидлар,картлык көннәрен ялгыз кичерүче әбиләр һәм бабайлар бар.Алар барысы да безнең ярдәмебезгә, кайгыртучанлыгыбызга мохтаҗ.Шуңа күрә һәркайсыбыз игелекле эшләргә вакыт табып,игътибарлылык,шәфкатьлелек күрсәтергә онытмыйк.

Очрашуны минем Р.Миңнуллинның "Яхшылык"- дигән шигыреннән өзек белән тәмамлыйсы килә.

.Яшәү безгә авыр булыр иде

Яхшылыктан башка

Шуңа күрә яхшылыкны эшлик

Без үзебез башта