Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Кыш бабайда кунакта". Яңа ел тамашасы.

                  Балалар өчен бәйрәм хәрәкәтле уеннар белән күңелле узды. Убырлы карчык тигр һәм куян  белән бергәләп, балаларны әкият иленә алып кереп китте. Аннары балалар Убырлы белән күмәк уеннар уйнадылар һәм биюләр биеделәр. Китапханәче әзерләгән яңа ел викторинасы сорауларына һәм табышмакларга җаваплар таптылар, конкурсларда катнаштылар. Катнашкан һәр балага Кыш бабай бүләкләр өләште. Балалар рәхәтләнеп күңел ачканнан соң, бүләкләрен алып, шатланышып өйләренә таралдылар.