"Балачак- иң күңелле чак!"
Балалар - иң зур көч!
Балалар - киләчәк!
Балалар хакына
Тынычлык булачак!
2 июнь көнне, балаларны яклау көне уңаеннан, Пөшәңгәр авылы күпфункцияле үзәктә, "Балачак - иң күңелле чак!" исемле җырлы- биюле уен кичә үткәрелде. Балалар җырладылар, биеделәр, милли уеннар уйнадылар, спорт ярышларында катнаштылар, рәхәтләнеп ял иттеләр. Кичә бик күңелле узды.
Кадерле балалар, сәламәт, акыллы, белемле һәм игелекле булып үсегез!Сез- безнең киләчәгебез, безнең өметебез! Бәйрәм белән!
Балаларның шатланганын,
Ишетсен Җир, тыңласын Җир!
Балаларның көлүеннән
Берчакта да тынмасын Җир!