Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Язмышлардан юктыр, узмышлар!"

      3нче декабрь - Халыкара физик мөмкинлекләре чикле булганнарны яклау көне. Шушы көнгә багышлап Пешәнгер күпфункцияле үзәгендә А.Алишның "Сертотмас үрдәк" әкиятенә спектакль куелды. Спектакль алдыннан концерт программасы булды. Әлеге өлештә авылдашыбыз Саматов Наил дә чыгыш ясады. Наил бала чагыннан гарип калган булса да, укырга, язарга өйрәнгән кеше. Ул укырга бик ярата, хәтере  яхшы, әсәрләрне тиз ятлый, бик күп догалар белә.