Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Алар даны мәңгелек!" Батырлык сәгате.

                       9 декабрьдә илебездә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Мондый бәйрәм өчен 9 декабрь очраклы гына сайланмаган. Екатерина II нәкъ шул көндә 1769 елда Изге Георгий Победоносец орденын раслый һәм аның белән        Ватанны саклаганда кыюлык һәм батырлык үрнәкләре күрсәткән сугышчылар бүләкләнә.

                       Ватан Геройлары- Советлар Союзы Геройлары, Россия Федерациясе Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары исемнәренә лаек булган кешеләр. Бу көндә без илебез азатлыгы, үсеше өчен сугышчан һәм хезмәт батырлыгы күрсәткән авылдашларыбызны искә алабыз. Китапханәче укучыларга Советлар Союзы Герое Нәкыйп Сафин, Социалистик Хезмәт Геройлары Дания Галимова, Галимулла Асхадуллинның тормыш юлы һәм батырлыклары турында сөйләде. Алар хөрмәтенә Мирҗәм авылында бюст куелган, китаплардан һәм стендтан бюстларын карадык. Казан, Арча шәһәрләрендә, Мирҗәм авылында Нәкыйп Сафин исемендә урамнар бар.

                      Ватан Геройлары көне - безнең өчен мөһим истәлекле дата, ул тарихи традицияләрне дәвам итү һәм илебез геройлары тарафыннан нинди батырлыклар эшләнүе турында хәтерне саклау булып тора.