Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

Туган җирдән илһам алып...

29 нчы ноябрь көнне авылыбызның үзешчән шагыйре Рания Әхтәм кызының иҗат кичәсе булды.

Раниянең туган авылга булган мәхәббәте җыр булып күңелләргә күчә.Шагыйрь тудырган ана- бөек ана,шагыйрь тудырган авыл-бөек авыл! Туган авыл үз шагыйрен беркайчанда онытмый ул.Рания күп шигырьләрендә үзенең туган ягына,туган авылына мәдхия җырлый.Аның һәр шигырь юлыннан ниндидер җылылык,ихласлык бөркелеп тора.

Бик зур рәхмәт сезгә,Рания Әхтәм кызы!Киләчәктә дә тормыштан ямь табып,матур шигырьләр иҗат итеп,яңалыкка,алга омтылып яшәгез.Иҗат ялкыннарыгыз сүрелмәсен,илһамыгыз кимемәсен!Мәңге янып иҗат итүче шагыйрәбез булып калыгыз!