Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Иң кадерле, иң хөрмәтле булсын җирдә әниләр!" Әдәби музыкаль кичә.

      Пешәнгер авыл күпфункцияле үзәгендә әниләргә багышлап әдәби - музыкаль кичә булып үтте. Кичәнең программасында әниләр бәйгесе дә, җыр - бию, нәфис сүз дә урын алган. Бәйгедә көчләрен сынарга килгән әниләр тырышып биремнәрне үтәделәр, тамашачыларга үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Бәйге үзешчән артистларның чыгышлары белән үрелеп барды. Әниләргә саулык, муллык, сабырлык, имин, тигез тормыш һәм тынычлык телибез.