Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Спорт - сәламәтлек нигезе!" Сәламәтлек сәгате.

             16 нчы ноябрь көнне, "Спорт - сәламәтлек нигезе"- исемле сәламәтлек сәгате уздырдым. Һәрберебезнең иң кадерле, иң затлы һәм иң кыйммәтле байлыгы - аның сәламәтлеге. Ул шушы сәламәтлеген саклау өчен тырышырга тиеш. Сәламәтлекне саклау өчен дөрес туклану, гигиена таләпләрен дөрес үтәү, чыныгу, хәрәкәтләнү, хезмәтне, ялны дөрес оештыру турында сөйләдем. Сәламәт тормыш рәвешен алып бару, спорт белән шөгыльләнүне онытырга ярамый. Саф һавада йөрү, физик күнегүләр, уеннар - сәламәтлек өчен бик файдалы. Спорт күнегүләре, хәрәкәтле уеннар көчле, нык, сәламәт булып үсәргә ярдәм итә. Укучыларыбыз белән рәхәтләнеп хәрәкәтле спорт уеннары уйнадык.