"Табигать- безнең өчен кояш хәзинәсе."Әдәби сәяхәт.
25 нче май көнне, детсад балалары һәм тәрбияче апалары белән,"Табигать- безнең өчен кояш хәзинәсе"- исемле әдәби сәяхәт оештырдык.
Әйдәгез, балалар, болынга табигать китабын укырга кузгалыйк.Бу китап гаять бай.Анда ни генә юк: Җир, Су, Күк, Кояш, Ай. Болында үскән төрле- төрле агачларның, үләннәрнең, чәчәкләрнең файдасы санап бетергесез.Иң әһәмиятлесе- кислород бүлеп чыгарулары. Агачларны үстерү, саклау өчен без нинди эшләр башкарабыз, агачтан нәрсәләр ясыйлар, сез дару үләннәре белән танышмы- дигән сорауларга балалар тулы итеп җавап бирделәр.
Чыннан да,табигатьнең гүзәллеге, матурлыгы,байлыгы бары тик сокланырлык бит! Аның шифалы һавасына ни җитә!- дип нәтиҗә ясадык.
Кояшка карап елмайдык,
Җилләргә сәлам әйттек.
һәркем өйгә алып кайтты,
Бер кочак сәламәтлек.