Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Бердәмлектә без көчле!" Әдәби - музыкаль кичә.

               6 нчы ноябрь кичендә Апаз авыл җирлегендә хезмәт куючы мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчәннәр тарафыннан Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан республикасының конституциясе көненә багышланган "Бердәмлектә без көчле" дигән исем астында ял концертыбыз Пешәнгер күпфункцияле үзәге сәхнәсендә булды. Мәгънәле җырлар, дәртле биюләр, гармун моңнары, нәфис сүз белән үрелгән, шулай ук мобилизация темасын да үз эченә алган әлеге эчтәлекле концерт халык күңеленә үтеп керде. Тамашачылар артистларыбызны алкышларга күмде, зур рәхмәтләрен җиткерделәр.