Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Сөй, хөрмәт ит, ярат хезмәтне!" Уңыш бәйрәме.

   "Сөй, хөрмәт ит, ярат хезмәтне!" Шундый исем астында авыл уртасында көзге уңыш бәйрәме уздырдык. Бу бәйрәмне без җырлы - биюле хуҗалык ярминкәсе буларак оештырдык. Ярминкәдә авылыбыз кешеләре үз хуҗалыкларында җитештергән продукцияләрен саттылар. Яшелчәләрдән матур итеп күргәзмә ясап куйдык. 25 кг. лы "татар кабак кызы" барысын елмаеп каршы алды. Татар халкының милли җырлы - биюле уеннарын уйнадык, мари халык, чабата, татар халык биюләрен күмәкләшеп башкардык. Бәйрәмгә килгән кешеләрне бал һәм коймак белән чәй эчертү оештырылды. Барлык катнашучыларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез.